Әлмәттә «Девон» спорт мәктәбе беренчелеге узды
Шимбә көнне «Мирас» спорт комплексында 2008-2010 елгы малайлар арасында баскетбол буенча «Девон» спорт мәктәбе беренчелеге узды. Ярышларда 68 баскетболчы катнашты. Алты команда А һәм Б төркемнәренә бүленде.
Аларның өчесе «Мирас» спорт комплексында, берсе 4 нче мәктәптә, берсе 10 нчы мәктәптә һәм тагын берсе 15 нче мәктәптә шөгыльләнә.
Баскетболчылар түгәрәк системасы буенча уйнадылар.
Ярышнәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт:
А Төркеме
1 урын - «Девон» мәктәбе 2008 елгы («Мирас» спорт комплексы)
2 урын - «Девон» мәктәбе (4 нче мәктәп)
3 урын - «Девон» мәктәбе 2008 елгы («Мирас» спорт комплексы)
Иң яхшы форвард - Вадим Лепилов «Девон» мәктәбе («Мирас» спорт комплексы)
Иң яхшы һөҗүмче сакчы - Роман Беляев «Девон» мәктәбе («Мирас» спорт комплексы)
Б Төркеме
1 урын - «Девон» мәктәбе (10 нчы мәктәп)
2 урын - «Девон» мәктәбе («Мирас» спорт комплексы)
3 урын - «Девон» мәктәбе (15 нче мәктәп)
Иң яхшы форвард - Глеб Шикин «Девон» мәктәбе (10 нчы мәктәп)
Иң яхшы һөҗүмче сакчы - Кәрим Илаев «Девон» мәктәбе («Мирас» спорт комплексы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа