Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә бокс буенча турнир узды

14-16 декабрь көннәрендә Әлмәттә СССРның спорт мастеры, Әлмәт бокс мәктәбенә нигез салучы М.М. Акчурин истәлегенә багышлап бокс буенча буенча республика турниры үткәрелде.

Турнирда барлыгы Казан, Ижевск, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Кукмара, Әлмәт һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән 119 спортчы катнашты.

Әлмәт спортчылары бу юлы да сынатмады. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Илдан Шәңгәрәев (34 кг), Артем Бормотов (36 кг), Илья Коростылев (38,5 кг), Таһир Нуруллин (44 кг),  Хазар Мехтизаде (50 кг), Виталий Сергеев (64 кг) һәм Назар Мехтизаде (69 кг) алды. Икенче урынга Алмаз Дәүләтшин (54 кг), Тимур Дәүләтшин (60 кг), Илдан Котлыбаев (60 кг), Владислав Беляев (38,5 кг), Рамазан Мөхәрәмов (46 кг), Азат Баймиев ( 52 кг) һәм Яков Бодягик (69 кг) ия булды.

Тренерлары - Р. Низамиев һәм С. Бормотов

Хөкемдарлар составына республика категориясе хөкемдары Артур Манукян  ААҖ “Алнас”, республика категориясе хөкемдары Артем Манукян “СК Групп” һәм “Девон-Юность” командасы вәкилләре керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса