Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр республика беренчелегеннән 12 медаль алып кайтты

24-26 гыйнвар көннәрендә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы укучыларының 2020 елгы Х Спартакиадасы кысаларында 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Бу ярышларда республиканың Алабуга, Әлмәт, Алексеевск, Казан, Мамадыш, Түбән Кама, Яр Чаллы, Тукай районы, Зәй, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Тәтеш, Байлар Сабасы һәм Питрәч районнарыннан килгән спортчылар катнашты.

Әлмәт шәһәре командасын Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 26 укучысы яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар Әлмәткә дүрт алтын, алты көмеш һәм алты бронза медаль алып кайтты.

Кызларның ирекле көрәш буенча мәктәп тренерлары – Э. Нәфисуллина, егетләрнең ирекле көрәш буенча мәктәп тренерлары А.Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса