Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчысы Россия беренчелегенә юллама алды

22-24 ноябрь көннәрендә Рязань шәһәрендә яшүсмерләр арасында "Альфа" террорчылыкка каршы төркемнең гвардия майоры Владимир Соловововов истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры -Россия профсоюзларының физкультура спорт җәмгыяте беренчелеге булып узды.

Ярышлар Хабаровскта узачак грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашу өчен сайлап алу туры рәвешендә булды.

Биредә Россиянең 16 төбәгеннән  килгән 130 иң яхшы көрәшче катнашты.

Әлеге мәртәбәле ярышта Әлмәт данын  Олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегенең ике шәкерте Максим Хәйретдинов һәм Хәкимджон Давронов яклады.

Җиңүгә зур ихтыяр булу һәм югары сыйфатлы әзерлек нәтиҗәсендә Максим Хәйретдинов ярышларда 60 кг авырлык категориясендә  җиңүгә иреште, ә Хәкимджон Давронов исә 55 кг авырлык категориясендә көмеш призер булды.

Моннан тыш, Максим Хәйретдинов  Хабаровск шәһәрендә узачак грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булды!

Егетләрне һәм аларның тренерларын - Эдуар Гаджиевны, Эдуард ,  Джанвелянны һәм Данил Корниловны шундый югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм Россия беренчелегендә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса