Әлмәт таңнары

Әлмәт спортчылары халыкара дәрәҗәдәге призер булдылар

24-29 сентябрь көннәрендә Анапа шәһәрендә кикбоксинг буенча Дөнья Кубогы ярышлары булып узды.

Анда спортның бу төре буенча дөньяның 2000 иң яхшы спортчысы катнашты. Татарстан Республикасы һәм Россия җыелма командасы составында Әлмәт шәһәре данын кикбоксинг бүлегенең ике шәкерте – Ширхан Гусейнов һәм Эдуард Фазлыев яклады.

Реклама

Ярыш нәтиҗәләре буенча Ширхан Гусейнов 60 кг категориясендә лоу-кик буенча Дөнья кубогының көмеш призеры, ә Эдуард Фазлыев 91 + кг категориясендә лоу-кик буенча Дөнья кубогының бронза призеры булды.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: