Спорт

Әлмәт спортчылары алдынгы

6 – 9 сентябрь көннәрендә Краснодар өлкәсенең Геленджик шәһәрендә аквадайвинг буенча Россия чемпионаты уза.

Татарстанны “Динамо-Татарстан” командасы составында өч спортчы тәкъдим итте. Шуларның икесе, Павел Колотовкин һәм Руслан Әгъләмов Әлмәт шәһәреннән.

Көчле көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар боҗралы узыш, сноуборд һәм фристайл дисциплиналары буенча 5 көмеш, 2 бронза медальгә ия булдылар.