Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре Зәйдән 8 медаль белән кайтты

28 – 29 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә көрәш буенча яшүсмерләр арасында М. Данилов истәлегенә һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган республика турниры булып узды.

Анда Татарстан, Чувашстан һәм Удмуртия республикалары, Ульяновск шәһәреннән килгән 179 спортчы катнашты. Әлмәт Олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче яшүсмерләр дә биредә уңышлы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә иреште. 

Әлмәт спортчылары бер беренче, ике икенче һәм алты өченче урын яулады. 

Яшүсмерләр спорт мәктәбендә грек-рим көрәше буенча тренерлар А. Вәдигуллин, Д. Корнилов, Т. Мингалев, Д. Гатиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса