Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре җиңү алып кайтты

8-9 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.

Әлеге  ярышларда республикабызның 20 шәһәреннән килгән 163 кә якын спортчы катнашты.  Әлмәт данын бу турнирда  Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 12 спортчы яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр югары нәтиҗәләр ирештеләр.

Беренче урынны  65 килограммга кадәр авырлык категориясендә Максим Хәйретдинов яулады.

Икенче урынга 42 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рафаэль Вафин һәм 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ибраһим Кәримов ия булды.

Өченче урынга 42 килограммга кадәр авырлык категориясендә Тимур Гарипов, 38 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ярослав Кобин, 42 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рамил Морзаханов һәм 35 килограммга кадәр авырлык категориясендә Камил Галимов лаек дип табылды.

Егетләр Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә  тренерлары Э. Гажджиев, Д. Корнилов, Э. Джанвелян, Р. Латыйпов һәм Айрат Вәдыйгуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X