Ярышлар Баку шәһәрендә үтте.
Әзербайҗан башкаласында 23 яшькә кадәрге юниорлар арасында ирекле көрәш буенча Европа беренчелеге узды.
Әлмәт спортчысы Екатерина Кошкина 65 кг га кадәр категориядә чыгыш ясады һәм көмеш медаль яулап, мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде.