Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт районында ат чабышы сезоны ачылды

Кичүчат авылында төбәкара турнир үтте.

Кичүчат авылында ат чабышы сезоны ачылды. Катнашучылар арасында тәҗрибәле җайдаклар да, балалар да бар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, яшь спортчылар саны артканнан-арта.

Әлмәт районында ат чабышы сезоны ачылды, традиция буенча әлеге вакыйга май уртасына туры килә. Төбәкара турнирда Башкортстан һәм Чуаш республикасы җайдаклары катнашты.

«Кайвакыт теләүчеләр саны бик күп була, ә кырның зурлыгы рөхсәт итми. Әлбәттә, ул очракта без көньяк-көнчыгышка гына басым ясыйбыз», – дип билгеләп үтте «Татнефть» компаниясенең ат спортын үстерү буенча социаль программалар бүлеге башлыгы урынбасары Гыяз Идиятуллин.

Программа ун чабышны үз эченә ала. Шулай ук пониларда катнашучылар саны да шактый. Бу балаларның ат спорты белән бик теләп шөгыльләнүләрен күрсәтә. Ярышларда чиста канлы токымлы атлар катнашты. «Татар аты» токымын да күрергә мөмкин иде. Турнирда беренче тапкыр ике җиңүче игълан ителде.

Финалга чыгучыларның берсе Эдуард Большаков. Ул ат спортында тугыз ел. Аның әтисе профессиональ ат караучы, шуңа күрә Эдуард балачактан ук атлар белән кызыксына.

Ярышлар Кичүчат авылының «Рангоут» ипподромында узды. Алар Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса