Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Ак Барс" хоккей командасы Екатеринбургта җиңде

"Автомобилист" - "Ак Барс" уены исәбе 1:6.

Бүген "Ак Барс" хоккейчылары Екатеринбургта "Автомобилист"ка каршы уйнады. Матч Казан командасы файдасына 6:1 исәбе белән тәмамланды.

Бүген "Ак Барс" сакчысы Никита Лямкин Континенталь хоккей лигасында 200нче уенын үткәрде.

Шулай ук, "Ак Барс" командасына яңа уенчы кушылды. Казан командасына "СКА"дан һөҗүмче Олег Ли килде. Ул, "Ак Барс" өчен беренче уенында ук алка кертеп, истә калды.

Беренчепериод. Бишенче минутта "Ак Барс"ның яңа һөҗүмчесе Олег Ли исәпне ачты (0:1). Тугызынчы минутта Данис Зарипов командасын тагын бер алкага алга чыгарды (0:2).

Икенчепериод. Беренче минутта "Автомобилист" сакчысы Никита Трямкин гол кертте (1:2). Җиденче минутта Джастин Азеведо Екатеринбург командасы капкасына алка кертеп куйды (1:3).

Өченчепериод. Сигезенче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Эмиль Галимов гол кертте (1:4). Ундүртенче минутта Станислав Галиев "Ак Барс" өчен бишенче алканы кертте (1:5). Уналтынчы минутта Микаэль Викстранд исәпне 1:6 итте, шуннан соң "Автомобилист" капкачысын алмаштырды, Владислав Гросс урынына Леонид Фомин чыкты.

Командаларсоставы:

"Автомобилист":
Гросс (Фомин);
Доус – Мэйсек – Голышев, Гуркин – Василевский;
Литовченко – Холланд – Секстон, Березин – Трямкин;
Белоусов – Дацюк – Сетдиков, Мамкин – Бодров;
Гареев – Кучеряаенко – Обидин (Суслов), Валитов.

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Лямкин;
Ли – Основин – Воронков, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Глухов), Журавлёв.

“Ак Барс” киләсе уенын Магнитогорск шәһәрендә үткәрәчәк. "Металлург" - "Ак Барс" матчы 23 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса