Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көй астында йөгерделәр

Әлмәт нефтьчеләр башкаласы гына түгел, спортчылар каласы да ул.

Илдә иң музыкаль спорт чараларының берсе булган «Татнефть Әлмәт ярыммарафоны» быел да зурдан кубып, шаулап-гөрләп уздырылды. Калабызда ул инде 9 нчы мәртәбә оештырыла. Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән 3, 10 һәм 21,1 км дистанцияләрне йөгереп үтү өчен 2 меңләп спортчы стартка басты. Балалар өчен 300 һәм 600 метрлы кыскарак дистанцияләрдә йөгерү мөмкин булды. Иң яшь катнашучыга нибары 4, ә иң өлкәненә 72 яшь иде.

10 километр дистанциядә Игорь Головин һәм Зинаида Обручкова җиңүче булдылар. Ир-атлар арасында 21,1 километр дистанциядә беренче урынны Вадим Миронов яулады, хатын-кызлар арасында Әлфия Вәлиевага тиңнәр табылмады.

Әлмәт ярыммарафонын җанатарлардан башка күз алдына китерү кыен. Быел алар узган елдан да арттырдылар - бөтен трасса буйлап, һәр 100 метр саен спортчыларга концерт куеп, көч-куәт биреп тордылар. Катнашучыларны дәртле биюләр, җырлар, концертлар белән куандырып, тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Киләсе ел ярыммарафон өчен юбилейлы булачак. Район башлыгы аны быелгысыннан да купшырак уздырачакбыз, дип ышандырды. Шулай булсын, бәлки әле әлмәтлеләрнең гозерләренә колак салып, чараны киләсе елдан башлап шәһәр үзәгеннән читтәрәк тә уздырырлар.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса