Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өстәл теннисы буенча мастер-класс үтте

Әлеге спорт уенын популярлаштыру һәм спорт эшчәнлегенә җәлеп итү максаты белән анда профессиональ спортчылар, спорт мастерлыгына кандидатлар һәм спорт мастеры чакырылган иде.

31 гыйнварда «Өстәл теннисы буенча спорт мәктәбе» МБУ базасында «Нинди күнекмәләрне өйрәтәбез, шуларны үстерәбез» проекты кысаларында башлангыч мәктәп төркеме балалары өчен өстәл теннисы буенча мастер-класс узды.

Әлеге спорт уенын популярлаштыру һәм спорт эшчәнлегенә җәлеп итү максаты белән анда профессиональ спортчылар, спорт мастерлыгына кандидатлар һәм спорт мастеры чакырылган иде. Теләге булган һәркемгә кунак белән уйнау һәм ул җибәргән тапшыруларны кабул итәргә тырышу мөмкинлеге тудырылды. Чарада катнашучыларга югары дәрәҗәдәге уенчылар куллана торган катлаулы теннис элементлары күрсәтелде.

Балалар үз алларына куелган, уен техникасын һәм тактикасын, шулай ук өстәл теннисы кагыйдәләрен үз эченә алган бурычларны зур мавыгу һәм кызыксыну белән үтәделәр. Мондый чаралар укучыларга спорт күнекмәләрен үстерергә генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешенә дөрес караш формалаштырырга да ярдәм итәр дип өметләнәбез. Проект кысаларында тагын шундый берничә чара планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса