Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләренең чираттагы җиңүләре!

Әлмәт көрәшчеләре атна саен диярлек төрле ярышларда катнашалар.

Көрәш сезонының хәзер кызу чоры. Узган атнада Актаныш районында данлыклы көрәшче, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы Ильфат Әнвәров истәлегенә көрәш турниры узды. 

Ярышларда Әлмәт егетләре дә матур көрәш күрсәттеләр. Ңәтижәдә безнең команда составында 2 призёр һәм ике чемпион булды. 50 кг авырлык категориясендә беренче урында Гиниятуллин Руслан , 90 кг авырлык категориясендә Ибраһимов Данис чемпион исеменә лаек булды. 3 нче урында 40 кг авырлык категориясендә Ханбиков Амир, шулай ук 3 нче урында 28 кг авырлык категориясендә Нургалиев Рамзан.

Шулай ук узган атнада Казанда Әлмәт яшьләре урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында узган ярышларда катнаштылар. Турнирда 
Әлмәт политехник техникумы һәм
профессиональ көллият студентлары чыгыш ясады. Үз авырлык категорияләрендә беренче урында Фазлыев Ильназ, икенче урында Сергиванов Алексей, Харасов Илья һәм өченче урында Шаяхмәтов Ислам.

Бүген исә Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты башланды. Ярышларда 40 командадан 340 көрәшче бил алыша. Әлмәт көрәшчеләренә уңышлар телик! 


Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса