Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 50 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 50 очрагы ачыкланган. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
4 августка Татарстанда 24 131 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 21 391 (+51) кеше терелгән.
847 058 кеше вакцинацияләнгән, 2 нче прививканы 639 629 кеше алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа