Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанның "Ак барс" хоккей командасы Әлмәткә килде

Бүген Әлмәткә "Ак барс" хоккейчылары килде, алар кич белән Әлмәтнең "Нефтяник" командасына каршы матч уздырачаклар.

Матчка кадәр «Ак Барс» хоккейчылары «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә булдылар, Әлмәттәге коллегалары белән «Каракуз» мәйданында "Татнефть"нең штаб-фатиры янында фотога төштеләр һәм «Нефтяник» хоккей әзерләү үзәгендә булдылар, анда спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белән очраштылар.

«Ак Барс» хоккейчылары «Татнефть» компаниясенә һәм аның барлык хезмәткәрләренә Татарстанда хоккейга күрсәткән хезмәтләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса