Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә узган триатлон ярышларында 300 спортчы катнашты

Ярышлар 2 көн дәвам итте.

Триатлон буенча Россия беренчелегендә илнең 28 төбәгеннән 300 спортчы катнашты. 


Егетләр һәм кызлар арасында триатлон буенча ярышларның беренче көне шәхси ярышлардан башланды. Ярымфиналда 15-17 яшьлекләр төркемендә катнашучыларга 300 метр араны йөзәргә кирәк иде. 2 этапта велотрассада 8 чакрым узарга кирәк иде. 3 нче этап - 2 чакрымлы кросс.

Триатлон буенча ярышлар Әлмәт өчен традициягә әйләнде инде. Һәр яңа ярыш – оештыручылар өчен дә, спортчылар өчен яңа тәҗрибә.

«Шул рәвешле без илебездә Әлмәт имиджын яхшыртабыз. Безнең шәһәр турында ешрак сөйлиләр, кешеләр безнең шәһәрдә ничек матур булуын үз күзләре белән күрә. Шул ук велоюлларны күреп, күпләр соклана», - ди районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Дмитрий Бакалдин.

Ярышларның икенче көне команда эшен күрсәтте. Монда да триатлон буенча ачык лидерлар билгеләнде инде.

"Монда теләгән һәркем җиңә ала. Ә 15 -17 яшь категориясендәге спортчылар Европа беренчелегенә әзерләнә һәм, әлбәттә, фаворит-Мәскәү шәһәре. Һәм алар җиңәләр, әмма, нигездә, команда составы буенча аларның бүген потенциаль җиңүчеләр булуы аңлашыла инде", - дип сөйләде ярышларның баш хөкемдары Светлана Самохвалова.

9-13 яшьлек балалар триатлон лигасының иң кечкенә катнашучыларына да ярышу мөмкинлеге бирелде. Әлмәттә триатлонга 28 төбәктән 300 спортчы килде.

Россия беренчелеге җиңүчеләре Төркиягә юл тотачак, анда ярышлар 2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр узачак.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса