Әлмәт районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр хоккей уйнадылар
Спорт

Әлмәт районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр хоккей уйнадылар

Финалда иң көчле 4 команда чыгыш ясады.

14 февральдә «Дуслык» хоккей мәйданчыгында Әлмәт районының авылда яшәүчеләрнең 52 нче Спартакиадасы кысаларында хоккей буенча финал уеннары узды.

Матчлар киеренке көрәштә, матур голлар һәм 3-4 урын өчен буллитлар сериясе белән узды.


Нәтиҗәдә 1 нче урынны Түбән Мактама хоккей командасы яулады. 2 нче урында Тайсуган авылы командасы, 3 нче урында Габдрахман авылы, 4 нче урында Бишмунча авылы командасы.


Әлмәт районында авылда яшәүчеләр арасында 52 нче Спартакиаданың финалы 21февральдә шәһәр стадионында узачак.