Әлмәттә узган «Тоннель» операциясенең нәтиҗәләре билгеле
«Тоннель» вакытында 189 машина йөртүче тикшерелде.
18 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан машина йөртүчеләрне «ТОННЕЛЬ» массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.
Әлеге операция барышында 189 машина йөртүче тикшерелгән һәм 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.
Куркынычсызлык каешын 4 машина йөртүче эләктермәгән, 3 машинаның яктылык үткәрүчәнлеге регламент таләпләренә туры килмәгән, 1 автомобильдә балалар утырту җайланмасы булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа