Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында 14 яшьлек укучы мотоциклда «Нива»га бәрелгән

Егет имгәнгән.

Әлмәт районында Нәдер авылы янында балигъ булмаган мотоциклчы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, 14 яшьлек егет Progasi Super Max 300 Pro руле артында, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, янәшәдәге территориядән чыкканда «Нива»га бәрелгән. Внедорожник руле артында 30 яшьлек автомобиль сөюче булган.

Бәрелешү нәтиҗәсендә мотоциклчы җәрәхәтләр ала. Аны Әлмәт күппрофильле хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерделәр. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң егетне өенә кайтарып җибәрәләр.

Фото: ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса