Әлмәт таңнары

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте булган

23 октябрьдә 21.00 сәгатьтә Совет урамындагы 90а йорты каршында ике машина бәрелгән.

ВАЗ-210740 автомобиле йөртүчесе Совет урамы буенча Баруди урамы ягыннан хәрәкәт иткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул юл киселешендә ЛАДА 21901 автомобиленә өстенлек бирми һәм аның белән бәрелешә.

Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: