Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт автоинспекторлары такси йөртүчеләрне контрольгә алды

Районда «Такси» оператив-профилактик чарасы уза.

Көз башыннан Әлмәт автоинспекторлары такси йөртүчеләрне контрольгә алды. Иң элек бу лицензиянең булмавына һәм таныклык билгеләрен законсыз урнаштыруга кагыла. Такси билгеләрен законсыз кулланган өчен пассажирлар йөртүче 5 мең сум штраф алу куркынычы астында тора. 

Автоинспекторларның махсус контроленә таксистлар быел сентябрь башыннан ук эләкте. Бөтен ил буенча 580 нче Федераль закон үз көченә керде.

"Әлмәт районында агымдагы елның 16-26 октябрендә җиңел таксида пассажирлар йөрткәндә Федераль закон таләпләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән «Такси» оператив-профилактик чарасы уза", — диде Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Гарипов.

Җәзаның бер төре хәзер административ хокук бозулар кодексының 14.1 маддәсе, икенчесе шул ук Кодексның 12.3 маддәсе белән көйләнә. Иң зур санкцияләр пассажирларны лицензиясез йөртүчеләргә кагыла. Һәм системаны катлауландыру шулай ук намуссыз башкаручыларны транспорт базарыннан максималь дәрәҗәдә читләштерү өчен дә кирәк.

Иң катгый бозулар таксистларга 5000 сумга төшәчәк. Страховка булмаса, 800 сум; үзе белән юл кәгазе яки транспорт чарасын теркәү таныклыгы булмаса (СТС һәм ПТС)  500әр сум. Закон шулай ук җиңел пассажирлар ташу базарын көйләүнең берничә инструментын кертә. 1 сентябрьдән такси хезмәтләре эш рөхсәте булган шоферларга гына заказ бирергә тиеш.

Лицензияне ИП яки үзмәшгульлек рәсмиләштереп алырга мөмкин, яки искечә эшкә урнашып, хезмәт килешүе төзеп була. Димәк, 2023 елның көз башыннан физик затлар, эш бирүче белән мөнәсәбәтләрен законлаштырмасалар, пассажирлар йөртү юлы белән акча эшли алмаячак.

Автоинспекторлар тематик рейдка бу атна ахырында нәтиҗә ясаячак. Шул чакта статистика турында төгәл сөйләп була. Ә әлегә юристлар кисәтә: законнарны бозмау яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса