Әлмәт районында ел башыннан бирле 3 җәяүлене бәрдергәннәр
Нәтиҗәдә, алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар.
Әлмәт районында ел башыннан бирле җәяүлеләрне 3 тапкыр бәрдерү очрагы булган. Нәтиҗәдә, алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен җәяүлеләргә дә үтәргә кирәк. Юл хәрәкәтенең 4.1 пункты нигезендә аларга тротуарлар, җәяүлеләр һәм велосипед юллары буенча хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә, ә алар булмаганда – юл кырыйлары буенча. Әгәр дә алар юк икән, велосипед юллары буйлап яки юл читеннән бер рәт барырга рөхсәт ителә.
«Юл чите буйлап хәрәкәт иткәндә җәяүлеләр транспорт чаралары хәрәкәтенә каршы барырга тиеш. Инвалид коляскаларда йөрүче затлар, мотоцикл, мопед, велосипед белән баручы затлар транспорт чаралары хәрәкәте барышы буенча хәрәкәт итәргә тиеш», - дип ассызыклады Рамил Сәфәров, эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте аерым взвод командиры.
Шул ук вакытта тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементларга ия булырга, ә торак пунктлардан читтә бу мәҗбүри таләпне үтәргә кирәк. Алар белән кеше караңгы юлда 150 метрдан күренәчәк, димәк, машина йөртүченең вакыты күбрәк булачак.
«Бу гади кагыйдәләрне үтәү юллардагы авария хәлләренең ихтималын киметергә ярдәм итәчәк. Исегездә тотыгыз, сезнең куркынычсызлык һәм тирә – юньдәгеләрнең иминлеге сезнең дисциплинага бәйле», - дип нәтиҗә ясады Әлмәт районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте аерым взводы командиры Рамил Сәфәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа