Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә ике ай эчендә 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән: шәһәр автомәктәпләре белән эш алып барыла

Аварияләрнең зур проценты яңа эш башлаучы машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга.

2022 елның 2 аенда Әлмәттә һәм районда 17 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрнең зур проценты яңа йөри башлаучы машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Мондый хәлләргә аеруча игътибар бирелә.

«Әлеге автомәктәп җитәкчеләре чакырыла, теоретик өлеш укытучылары тыңлана. Гади генә әйткәндә, автомәктәпкә килә торган һәр курсант аерым контроль астына алына, һәм без аны беренче тапкыр автомәктәпкә килеп кергәннән алып, 2 ел машина йөрткәнче контрольдә тотабыз», – дип хәбәр итте полиция майоры Айрат Мөхәммәдиев.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссияләрдә юл-транспорт һәлакәтләре вакытын карыйлар, курсантны укыту процессы һәм имтихан тапшыру омтылышлары саны анализлана.


Шулай ук анда машина йөртү хокукын бирү яки алыштыру өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша да бирергә мөмкин, бу вакытны һәм акчаны янга калдырачак, дип искәрттеләр. Моны күп функцияле үзәк аша да эшләргә була, өстәвенә, башка районнарда яшәүчеләргә моның өчен Әлмәткә килү мәҗбүри түгел.

«Алар яшәү урыны буенча КФҮкә мөрәҗәгать итә, безгә курьер хезмәте аша  документларны тапшыра алалар, без бу документларны эшкәртәбез, яңа машина йөртү таныклыгын ясыйбыз, шулай ук курьер хезмәте белән кире җибәрәбез», – дип нәтиҗә ясады юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең районара теркәү-имтихан бүлеге башлыгы, полиция майоры Айрат Мөхәммәдиев.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса