Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә 18 яшьлек машина йөртүче ишегалдында баланы бәрдергән

Зыян күргән кызны реанимациягә озаталар.

Әлмәттә 26 июльдә көндез балигъ булмаган җәяүлене бәрдергәннәр. Бу хәл Гафиятуллин урамындагы 47 нче номерлы йорт ишегалдында булды, дип хәбәр итә шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге.

ЛАДА 217030 автомобиле белән идарә иткән 18 яшьлек шофер ишегалды территориясе буйлап хәрәкәт итә. Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, ул 2013 елда туган җәяүлегә өстенлекләр бирмәгән. Кыз, якынлашып килүче машинаның юклыгына инанмыйча, тукталган автомобиль артыннан юлга чыга.

Авариядән соң зыян күрүчене медсанчастьнең реанимациясенә озаталар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X