Юл читендә бер өем тимер! Татарстанда коточкыч авариядә 15 яшьлек үсмер кыз һәлак булган
14 февральдә «Хендай» җиңел машинасы һәм МАЗ йөк машинасы катнашында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган.
Баулы янында ике кеше һәлак булган, аларның берсе– 15 яшьлек кыз.
Юл-транспорт һәлакәте М-5 «Урал»автомобиль юлының 1262 километрында булган. Маз автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе зур тизлек белән каршы як полосага чыгып, 45 яшьлек машина йөртүче идарә иткән «Хендэ» автомобиле белән бәрелешә.
Авария нәтиҗәсендә «Хендэ» автомобиле йөртүчесе һәм аның 15 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Тагын ике чит ил машинасы пассажиры һәм йөк машинасы йөртүчесе төрле җәрәхәтләр белән Бөгелмә хастаханәсенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа