Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә 4 машина бәрелешкән [ФОТО, ВИДЕО]

Юл-транспорт һәлакәте 25 августта кичке 6 лар тирәсендә Ленин урамындагы 17 нче йорт каршында килеп чыга.

24 яшьлек "Лада Гранта" йөртүчесе Тукай проспекты ягыннан Чехов урамына таба хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сайламый һәм руль белән идарә итү контролен югалта. Нәтиҗәдә, ул каршы як полосага чыга һәм ВАЗ-21104 белән бәрелешә.

Шуннан соң Лада Гранта юл читендә туктап торган Лада Ларгуска һәм каршы яктан килүче Ниссан Тиида машиналарына бәрелә.

Авария нәтиҗәсендә 3 кеше медсанчастька озатыла. Лада Гранта һәм ВАЗ-21104 шоферларына амбулатор дәвалау билгеләнә, 25 яшьлек Лада Гранта пассажиры травматология бүлегенә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса