Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Лаеклы алмаш үсә

Күренекле баянчы, композитор, күп еллар дәвамында Әлмәтнең 1 нче балалар музыка мәктәбе белән җитәкчелек иткән Рәис Нәгыймовның якты истәлегенә багышлап нефтьчеләр башкаласында «Урсал тауда» дигән бәйге үткәрелә. Быел анда Әлмәт музыка көллиятенең икенче курс студенты Семен Леонтьев үзен оста музыкант итеп күрсәтте.

Семен – Нурлат егете, каланың сәнгать мәктәбендә остазы Тәлгать Бадыйгиннан баянда уйнау серләренә төшенгән, осталыкка ирешкән. Мәктәптә укыган елларда ул «Сандугач сайрар илем» төбәк балалар иҗаты фестивалендә лауреат исеменә лаек була. «Феерия аккордеона» V Халыкара бәйге-фестивалендә катнашып, дипломант була. Соңгы елларда Әлмәттә һәм нефть төбәгенең башка шәһәр-бистәләрендә В. Спиваковның Халыкара Хәйрия фонды белән берлектә «Балалар – балаларга. Татарстан» проекты һәм И. Воронова исемендәге «Новые имена» фонды проекты кысаларында Россиянең танылган музыкантлары мастер-класслар үткәрә. Семенга да алардан осталык дәресләре алу насыйп булды.

Хәзерге көндә ул Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә баянчы Илнур Булатов классында белем ала. Укытучысының тәкъдиме белән егет «Урсал тауда» фестивалендә катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аңа хәйрияченең махсус бүләге дә тапшырылды.

«Татнефть» ААҖ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса