Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Батыр йөрәкле Әлмәт егете

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче Әлмәт егетләренең күрсәткән батырлыкларын күреп ишетү бездә горурлык хисләре уята.

 Рядовой Дамир Марат улы Шәйхиев – шуларның берсе. Ул 2022 елның ноябреннән МХО зонасындагы частьта хәрби бурычларны үтәү барышында үзен батыр сугышчы һәм ышанычлы иптәш итеп күрсәткән. Агымдагы елның 22 августында батальонның команда пункты күчкән вакытта рядовой Шәйхиев дошманның пилотсыз очкычын күреп ала һәм шунда ук иптәшләренә бу турыда хәбәр итә. Дрон җиргә берничә һөҗүм ясарга өлгерә һәм кача. Боеприпасларның берсе Дамирны яралый. Рядовой югалып калмый, тиз арада үзенә үзе беренче ярдәм күрсәтә һәм үзенең сугышчан дуслары белән берлектә куелган хәрби бурычны азагына кадәр үти. Берничә көн узып, хәрби обстановка тотрыклылангач кына Дамир Марат улын хәрби бәрелешләр урыныннан эвакуациялиләр.

Рядовой Дамир Шәйхиевнең профессиональлеге һәм батырлыгы нәтиҗәсендә хәрби бурыч уңышлы үтәлә. Бу аның иптәшләренә оборона участогында ныгып калырга мөмкинлек бирде, дип сөйләделәр полкта.

 

15 нче гвардия мотоукчылар бригадасының

1232 нче мотоукчылар полкы

Махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация вакытында чакырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса