Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт бала тудыру йортын махсус контрольгә алдылар: шәһәр сабыйлар үлеме буенча лидер булды

Йомгаклау коллегиясе вакытында моңсу статистика яңгырады.

Әлмәт бала тудыру йортын махсус контрольгә алдылар: шәһәр сабыйлар үлеме буенча лидер булды.

2023 елда сабыйларның иң күп үлеме Әлмәт районында теркәлгән. Йомгаклау коллегиясе вакытында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Марсель Миңнуллин кайгылы статистика белән уртаклашты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Республикада үлгән сабыйлар саны буенча Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы тотрыклы рәвештә зур өлеш кертә. Узган ел гына да район 9 сабыйны югалткан. Әлмәтнең бала тудыру йорты эшенә җитди сораулар бар", - дип билгеләп үтте министр.


Миңнуллин Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашевка акушерлык һәм гинекология буенча штаттан тыш баш белгеч Татьяна Шиһабетдинова белән берлектә әлеге медицина учреждениесен махсус контрольгә алырга һәм өч ай эчендә эш нәтиҗәләре турында хисап бирергә кушты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса