Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районының Зәй Чишмә авылында яңа ФАП ачылды

Пункт төзелеше 2022 елда башланган.

Әлмәт районында Зәй-Чишмә авылында «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында блок-модульле технология буенча төзелгән яңа ФАП ачылды. Бу хакта районның  рәсми телеграм-каналы хәбәр итте.

2022 елда фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлый, ә 2023 елда аның төзелеше уңышлы тәмамлана. Объект Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының заманча стандартларына ярашлы рәвештә сыйфатлы беренчел медицина-санитар ярдәм алу мөмкинлеге булган җирле халык өчен төп медицина ярдәме үзәгенә әверелде.


Фельдшер-акушерлык пункты Верхняя урамы, 186а адресы буенча урнашкан.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса