Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районына медицина учреждениеләре өчен яңа транспорт тапшырылды

Тантаналы чара Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Әлмәт районына медицина учреждениеләре өчен яңа транспорт тапшырылды.

 Казанда медицина учреждениеләре өчен автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән беренчел медицина-санитар ярдәмне модернизацияләү федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районы шәһәребезнең ашыгыч ярдәм станциясе өчен билгеләнгән «УАЗ» маркалы транспорт чарасын, шулай ук «Соллерс-Атлант» маркалы ашыгыч медицина ярдәме автомобилен һәм Әлмәт күп профильле хастаханәсенә хезмәт күрсәтү өчен «ПАЗ» маркалы күчмә медицина комплексын алды.

Бу чараларның һәрберсе ашыгыч ярдәм бригадаларын җиһазландыру, беренче медицина ярдәме күрсәтүнең мобильлек һәм оперативлык шартларын булдыру өчен билгеләнгән.

Тимур Нагуманов республика башлыгына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, ул халык сәламәтлеге теләсә кайсы муниципаль районның өстенлекле бурычы дип язды.


Фото: район башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса