Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт шәһәренең ике табибы «ПроДокторов» премиясенә лаек булдылар

Сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар һәркемдә хөрмәт уята.

Үз эшләренең чын осталары булган тәҗрибәле табиб-белгечләргә халык икеләтә хөрмәт һәм соклану белән карый. Соңгы елларда Әлмәт җирлегендә мондый табибларның кими баруы күзәтелеп, сәламәтлек саклау өл-кәсендә пациентларга булган дорфа караш хөкем сөрүен күзәтеп торсак та, аерым өл-кәләрдә оста белгеч икәнлекләрен дәлилли алган табибларның булуы сокландырмый калмый. 

Шушы көннәрдә Әлмәт медицина учреждениеләрендә хезмәт куючы ике табиб-белгечнең россиякүләм дәрәҗәдә югары бәя алулары куанычлы хәбәр булды. Сүз «ПроДокторов» иң масш-таблы медицина премиясе турында бара. 
Шарт буенча әлеге премиягә кайсы та-бибның лаек булуын халык билгели, төгәлрәге, бәйгедә катнашучы табиблар турында аларда дәвалану узган пациентлар «ПроДокторов» интернет сайтына кереп, анда белгечләр турында булган фикерләрен язып калдырырга тиешләр. Шул фикерләр буенча табибның рейтингы билгеләнә. Әлеге сайтка кереп карагач, анда Әлмәт җир-легендә медицина хезмәте күрсәтүче 591 белгеч, 79 дәвалау учреждениесе турында мәгълүмат урнаштырылганын күрергә була. Белгечләр турында 3337 пациентның фикере дә бар. Моннан тыш биредә белгечләрнең кабул итүгә куйган бәяләре, табибның кабул итү графигы да урнаштырылган. 
Быелгы нәтиҗәләр буенча Татарстанда балалар офтальмологлары арасында беренче урынны күз хирургиясе үзәгенең балалар офтальмологы Илнур Шамил улы Зимнуров алган. 

Табиб ел дәвамында пациентлардан 65 уңай фикер җыйган. Илнур Зимнуров 2013 елда Ижевскидагы дәүләт медицина академиясен тәмамлап, педиатр белгечлеге алган. Ә инде бер ел узганнан соң Казан дәүләт медицина университеты базасында «офтальмология» белгечлеге буенча интернатура үткән. 2017 елда күз патологияләре юнәлешендә квалификациясен күтәрү өлкәсендә укыган. 2021 елда Истанбулда да офтальмология өлкәсендә белем эстәгән. 

Белгечнең эш стажы ун ел. Илнур Зимнуровның башка табиблар белән чагыштырганда клиникада кабул итү бәясе иң югарысы - 2500 сум булса да, кечкенә пациентлар--
ның әти-әни-
ләре табибның хезмәтен югары бәяләгәннәр. 
Бу аңлашыла да, чөнки балалар белән эшләүче күз табиблары бармак белән генә санарлык. «Грамоталы белгеч, үз эшенең чын профессионалы», дип язып калдырган Алия Әнгамовна. «Әлмәткә белгеч Казаннан атнасына ике тапкыр гына килеп киткән арада да бик зур эшчәнлек алып барырга өлгерә. Балабызга зондлаштыру уздырганнан соң күпмедер вакыт үзе шалтыратып, хәлебезне белешеп, үзенең киңәшләрен биреп торды. Мондый табиблар Әлмәттә күбрәк булсын иде» дигән те-ләген Аделина Тухтаманова җиткергән. Аделинага җавап итеп: «Әйе, Әлмәттә мондый табиблар чыннан да бар», - диясе килә.
Шушы ук бәй-генең тагын бер җиңүчесе - район-ара күппрофильле хастаханә кардиохирургы, фәннәр кандидаты, флеболог Дамир Спартак улы Госманов. 

Әлеге белгеч пациентларыннан быел 57 уңай фикер җыйган булып чыкты. Йөрәккә, аорта һәм кан тамырларына операцияләр ясаудан тыш табиб функциональ диагностиканы тиешле югарылыкта алып бара. Веналарга һәм арте-рияләргә узи ясый, йөрәк-кан тамырлары системалары булган авыруларны кабул итә. 2008 елда Ташкент медицина академиясен тәмамлаган. 2010 елда А.Н. Бакулев исемендәге милли медицина тикшеренүләре үзәгендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау юнәлешендә ординатура үтә. 2020 елда Казан дәүләт медицина академиясендә шушы ук юнәлештә квалификациясен күтәрә. 

Табиб калабызның «Реамед» клиникасында да авыруларны кабул итә. Пациентлары арасында өлкән яшьтәгеләр байтак. Сайтта калдырылган фикер-язмалардан Дамир Спартак улы Госмановның веналарга операцияләрне бик уңышлы ясаганлыгын күрергә була.

Табибның эш стажы 15 ел. Халык әйтсә - хак әйтә, диләр. Җиңүче ике табиб та мондый югары бәяләргә лаектыр дип ышанып калабыз. Шуны да билгеләп узасы килә, «ПроДокторов» интернет сайтындагы Бөтенроссия рейтингында катнашып, призлы урыннар яулаган табиблар элек тә булды. Мисал өчен, медсанчастьның офтальмология бүлеге табибы Гыйләҗева Альбина Ринас кызы Татарстан Республикасы буенча офтальмологлар арасында «Үз белгечлегендә иң яхшы табиб» но-минациясендә өченче урынга лаек булган иде.

Тәнебезне савыктыручы, сәламәтлегебез турында кайгыртучы һөнәр ияләренең барысына да исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар теләп калабыз. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса