Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тюбинг уенчык түгел: “ватрушка”ларда шуу сәламәтлек өчен куркыныч!

Белгечләр фикеренчә, барыбыз да бик яраткан тюбингларда шуу сәламәтлек өчен куркыныч икән.

Беренче карашка, тюбинг чанадан куркынычсызрак кебек. Анда тимер-томырлар да, очлы детальләр дә юк. Чынлыкта, киресенчә икән.

“Ватрушка” 100 км/сәг тизлек җыярга сәләтле, шул ук вакытта аның тормозы да юк. Анда утырып биек таудан төшеп киткән кешенең тормышы куркыныч астында. Аның юлында очраган кешеләргә дә куркыныч яный.

Тюбинглар артык шома һәм җиңел булу сәбәпле, а астына эләккән кечкенә генә әйбердән дә аны бик каты “сикертә”, моның нәтиҗәсендә, кеше бик нык имгәнергә мөмкин.

«Беренче чиратта, кешеләр шуу урынын сайларга тиеш, ягъни тигез җирдә шуарга кирәк, тау ахырында агачлар, баганалар булырга тиеш түгел. Кешеләр күп булмаган урын сайларга крәк, кеше күп булганда бәрелешү куркынычы зур", - дип аңлата прокат челтәре директоры Рәмис Шакиров. 

Экспертлар ассызыклаганча, тюбингны автомобильгә тагарга ярамый. 

Сак һәм сәламәт булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса