Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә “морж”лар очрашты

Әлмәт “морж”ларның очрашу урыны булып кала, монда ярышырга гына түгел, аралашырга да киләләр.

Узган ялларда шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча ярышлар узды.


Үзләрен “морж”лар дип атаган йөзүчеләрнең күбесе инде күптән бер-берсен белә, Мурманск, Төмән, Екатеринбург, Таллин һәм башка шәһәрләрдә ярышларда очрашканннары бар.


“Айсберг” клубы әгъзалары экстремаль спорт төре ярышларына бик тырышып әзерләнгәннәр. Күлдәге суны да кул белән ачканнар. 12 шәр сәгать буе тырышканнар алар бозны тишеп, йөзү урыны әзерләгәндә.


Ярышларга Пермь крае Марий Эл, Удмуртия спортчылары килде. Татарстаннан кышкы йөзүне яратучылар Лениногорск, Менделеевск, Зөя һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән иде.


Ярышларда 70ләп кеше катнашты.


Бу ярыш төрендә бер үк спортчы берничә дистанциягә йөзә ала.  


Бу көнне әлмәтлеләр 20 медаль алды. 


Эстафета йөзү нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Айсберг» клубы командасы яулады, икенче урында — Лениногорскиның «Зәңгәр кит» командасы, өченчедә — Можга командасы.


Ярышларда 500 метрлы дистанцияне үтеп, Рафаил Әскәров (Лениногорск), Андрей Абрамов (Добрянка) һәм безнең Дамир Иблиаминов сокландырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса