Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Республиканың онкология диспансеры татарстанлыларны онлайн семинарларга чакыра

4 февраль көнне бөтен дөньяда ракка каршы көрәш көне билгеләп үтелде.

Семинарлар Zoom платформасында узачак һәм аларбөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне кысаларында уза. 

Чара хәзерге заманның иң җитди патологияләренең берсе буларак онкологик авырулар турында хәбәрдарлыкны арттыру, аларны дәвалауга һәм кисәтүгә игътибар җәлеп итү максатыннан уздырыла. 


5, 8, 10 февраль көннәрендә онкология диспансерының төрле онкологлары күкрәк, үпкә, хатын-кыз органнары, эчәклек яман шешләрен профилактикалау турында аңлатачаклар. 


Катнашу өчен компьютерга яки мобиль җайланмага Zoom урнаштырырга, онкология диспансерының рәсми сайтына күчәргә, сайтта сылтаманы, идентификатор, керү кодын табарга кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса