Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Чеховка һәйкәл ачылды [+ФОТОЛАР]

Бу якшәмбедә Әлмәт Нефтьчеләр көнен бәйрәм итәчәк. Әлеге чарага шәһәрдә тулы көченә әзерлек бара. Шул ук вакытта нефтьчеләр ярдәме белән булдырылган чараларны тәкъдир итү дә оештырыла. Берничә көн элек Ленин урамында велосипедлы Тукай һәйкәлен күреп хозурлансак, бүген Чехов урамында язучыга һәйкәл ачылды.

Боларның барысы да “Татнефть” компаниясе инициативасы һәм финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

- Антон Чехов: “Кешедә бар нәрсә дә матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да”, - дигән. Без моңа өстәп, “Әйләнә-тирә мохит” та дияр идек. Безнең компания шуңа омтыла да. Мондый һәйкәлләр урамны бизи, - диде “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов һәм Чехов һәйкәленең авторы Асия Миннуллинага рәхмәтен җиткерде.

- Наил Өлфәтович бервакыт: “Әлмәтнең билгеле урыннарына мәдәни композицияләр кирәк. Алар тарихны чагылдырачак, яшьләрне тәрбияләячәк һәм ветераннарга хәрмәт билгесе дә булачак”, - дигән иде. Нефтьчеләр ярдәме белән Чехов урамында узган ел “Ветераннар аллеясе” дә булдырылды. Быел ул алмагачлар алма бирде. Урам тагы да ямьләнде хәзер, Әлмәт тарихы башланган Чехов урамы һәйкәл белән баетылды, - дип “Татнефть”кә рәхмәтен белдерде район башлыгы Айрат Хәйруллин. - Нефтьчеләрнең паблик-арт программасы кысаларында йортлар, объектлар заманча бизәлеш алды, Тукай велосипедка утырды, 2 сентябрьдә “Каракүз” ачылуы көтелә. Төп бина каршында машина кую урынын бетереп, аны халык өчен ял итү урыны итеп ясаган бер генә компанияне дә мисал итеп китереп булмый. Бу башлангычлар безнең шәһәрне бизи, кунаклар да рәхәтләнеп Әлмәт буенча сәяхәт кыла.

Һәйкәлнең авторы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Асия Миннуллина исә үзенә ышаныч күрсәтүләре өчен нефтьчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса