Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә 1931 елгы туй күлмәгенә тап булганнар [+ФОТОЛАР]

Туган якны өйрәнү музеенда күптән түгел «Бүләк итү көннәре» акциясе узды. Шушы көннәрдә әлеге чарага йомгак ясап, иң актив әлмәтлеләрне бүләкләделәр.

Әлеге хәйрия акциясе инде 20 ел уздырылып килә һәм Әлмәт музее өчен бер матур традициягә әверелеп бара. Быел әлеге акциягә була музей фонды барлыгы 326 экспонатка баеган. Ә 20 ел эчендә әлмәтлеләр җәмгысе 3000гә якын төрле предмет алып килгән. 
– Бу акция әлмәтлеләрне берләштерү өчен дә бик мөһим. Кайчакта әллә нинди тарихларга тап булабыз. Быел, мәсәлән, 1931 елгы туй күлмәген алып килделәр. Һәр предмет тарихи ядкарь булып тора. Барлык катнашучыларга чиксез рәхмәт, - диде музей директоры Винера Зәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса