Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драмтеатрында режиссерлар лабораториясе ачылды

14-18 гыйнварда Әлмәт драмтеатрында «Friendzone» төбәкара режиссерлар лабораториясе уза.

 Проектта Татарстан һәм Башкортстаннан килгән 4 яшь режиссер катнаша. Алар куелачак спектакльгә 4 көн дәвамында театраль этюд тәкъдим итәчәк. Күрсәтеләчәк өзек – яшүсмерләр өчен тәгаенләнгән спектакльнең бер өлеше. Лабораториянең аудиториясен тәшкил итүче экспертларга Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов рәислек итә. Проект-лаборатория Әлмәт драмтеатрының 5 мәйданчыгында уза. Проектларны 18 гыйнвар тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса