Югары Мактама кешеләре юллардан зарлана
Җәмгыять

Югары Мактама кешеләре юллардан зарлана

"Татарстанның халык контроле" төркемендә Әлмәт районында яшәүчеләрнең юллар торышыннан зарланган язмасы дөнья күрде.

Шәһәрдән 5 чакрым ераклыкта урнашкан Югары Мактамага баручы 900 метрлап юл бернинди таләпләргә дә җавап бирми, дип язалар анда. Чокырлы-чакырлы бу юлдан көненә меңнәрчә машина үтеп йөри, аларга күпме зыян килә. Юлның бу участогын кем ясарга тиеш? Аны кайчан ремонтлаячаклар икән? Югарымактамалылар шушы сорауларга җавап көтә.