Яңа ел төнендә нинди һава торышы булыр?
Әлмәттә ай азагына -28 градуска кадәр суытачак.
Әмма салкыннар берничә көн 27 сеннән 29 ына кадәр генә булачак. 31 декабрь көнне исә кинәт җылытып, кар явыр, ди синоптиклар. Урыны белән хәтта 0 градус булачак. Алдагы ун көндә исә әллә ни үзгәрешләр булмаячак: -10 градуска кадәр салкын, кар. Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа