Җәмгыять

Укытучылар өчен яхшы хәбәр!

Мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары артачак.

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев 3,6 миллиард сум күләмендә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды.

«Шуның 2,4 миллиарды — укытучыларның, 1,2 миллиарды галимнәрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлтеләчәк», — диелә әлеге документта.

Акча Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары»н үтәү кысаларында бүленә.

http://kiziltan.ru/