Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыкрыкта ниләр генә юк |+ФОТОЛАР]

Тыкрыкта булган хәлләрне ишеткән бар иде, ә менә мондыен юк. Ишетү генә түгел, күрдем дә әле, дөресрәге, күрсәттеләр.

Әлмәт драмтеатрында янә премьера – Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган «Тыкрыкта булды бу хәл» комедиясе барлык тормыш мәшәкатьләрен оныттырып, рәхәтләнеп көлдерә, һәр авылда үпкәләшеп, юктан да әйткәләшеп яшәүче ике ут-күршене хәйлә белән дуслаштыра, асылында азмы-күпме тирән фәлсәфә яткан спектакль уйландыра да.

Әлеге әсәр 2016 елда «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесендә катнашкан булган, ни кызганыч, җиңүчеләр исемлегенә эләкмәгән. Әмма бу аны сәхнәләштерү унышлы булмаячак дигән сүз түгел әле. Сәләтле режиссер кулына эләгеп, көчле иҗат төркеме эшкә алынса, гади генә әсәрдән дә кәнфит ясарга була. Бу очракта әсәрнең дәрәҗәсен һич кенә дә төшерәсем килми –юморга, ихлас ирониягә бай, халыкчан тел белән иҗат ителгән әсәр көтелмәгән вакыйгалар агышы белән шаккатыра. Оста алымнар белән аны сәхнәләштергән режиссер, Камал театры артисты Илдар Хәйруллин исә, беренче карашка, гадәти тоелган тормыш хәлләре – күршеләр мөнәсәбәтен үтә дә шаян-көлкеле итеп тәкъдим итә. Режиссерның барлык идеяләрен тормышка ашыру юнәлешендә эшләгән команданың да хезмәте лаеклы. Гаҗәеп матур, нәфис декорация (рәссам Иршат Азиханов), дәртле музыка (музыкаль бизәлеш - Юрий Чаплин), заманча күмәк биюләр (хореограф Алинә Мостаева) куелышны бербөтен итә. Кыскасы, тыкрыктагы хәлләрне гел күзәтеп кенә торасы, бертуктаусыз көлү арасында һәр сүзне ишетеп каласы килә. Күршеләрнең, Казан-Африка кунакларының аралашуы, кыяфәтләре, кыланмышлары шуның кадәр җиренә җиткерелгән ки, артистларның осталыгына, сәләтенә кызарырга урын юк.

Сюжет мавыктыргыч. Дистә еллар буена үпкәләшеп яшәүче күршеләрнең Казанда укучы һәм бер-берсен сөюче балалары кайтып төшә. Әмма дошманлашкан әти-әниләр яшьләрнең мәхәббәтенә каршы. Менә шуннан кызыклы хәлләр башлана да инде! Егет белән кыз Африкадан Казанга килеп белем алучы дусларын алып кайта һәм алар белән никахлашырга җыенулары турында игълан итә. Хәйләгә корылган план яшьләр файдасына тәмамлана: күршеләр дә дуслаша, яшьләр дә кавыша – ике гаиләне аерып торучы тыкрыкта, ниһаять, тынычлык урнаша, дошманлыкка нокта куела.

Әлмәт театры һәртөрле тамашачыны кайгыртучы буларак, бу юлы бер атуда һәркемнең күңел кылларына тидергәндер, мөгаен. Ни дисәң дә, җиңел сюжетлы спектакль, үзебезнең тормыш хәлләре... Шулай да игътибарлы тамашачы биредә дә фәлсәфә барлыгын абайлады – драматург бик оста гына милләткә кагылышлы сәясәтне ике күрше аралашуы аша әйтте дә салды. «Милләтнең рухын күтәрергә кирәклеген, рухы көчле булса гына аерым кешеләрен саклый алачагын» барыбыз да белә, әмма, яшерен-батырын түгел, шуннан ары китми. Әнә шулай заманча кәмит уйландыру көченә дә ия

булуын күрсәтте – театрның асылы да шунда: уен-көлке аша тирән мәгънәле фикерләрне кеше хөкеменә җиткерү.

Спектакльнең тамашачы тарафыннан җылы кабул ителүенә шик юк, тыкрыктагы хәлләр телдән-телгә күчеп, халык арасында таралачак әле. Дошманлашып яшәүче күршеләрегезне таныйсыгыз килсә, театрга килегез. Бәлки сез дә аларны дуслаштыру әмәлен табарсыз.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Евгений Михайлов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса