Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ӘТ»ның тугры дусты

Газета-журналларга иң актив язылучылар арасында «Татмедиа» АҖ уздырган «Подписка өчен телевизор» акциясе нәтиҗәләре буенча бу юлы да Әлмәттән Резеда Мөхәммәтдинова бүләккә ия булды. Ул безнең төбәктә иң зур суммада газета-журналларга язылучы булып санала.

Погонлы гүзәл зат үз мәнфәгатьләренә һәрчак тугры: кечкенә чагында ук газеталарны ничек яратып укыса, бүген дә ул аларны яздырып ала, укый. Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге өлкән инспекторы, эчке служба майоры эшенең тыгыз, җаваплы һәм тынгысыз булуына карамастан, язмаларны укыганнан соң, безгә шалтыратып фикерләрен дә белдерергә вакыт таба әле. Район һәм шәһәрдә булган вакыйгалар тәфсилләп язылганга, әлмәтлеләр турындагы язмалар үзенчәлекле итеп бирелгәнгә, Резеда «Әлмәт таңнары»н үзе әйтмешли, «кыштырдата-кыштырдата, газетага гына хас буяу исләрен тоемлап» укырга ярата.

Безнең ике арадагы дуслык еллар белән сыналган. Тугры укучыбыз белән горурланабыз, сокланабыз, аны башкаларга да үрнәк итеп куябыз. Резеда узган ел да «Татмедиа»ның әлеге акциясендә кызыксындыру бүләгенә ия булган иде. Әйтергә кирәк, ул басмаларга бүләк өчен язылмый. Һәр нәрсәдән мәгълүматлы булу теләге белән ел саен берничә газета-журнал алдыра. Интернет заманы булуга да карамастан, аның басма массакүләм мәгълүмат чараларына өстенлек бирүе дәлилле:

– Интернетта хәбәрләр тиз һәм күп тарала, әмма анализлап язылган газетаны бернәрсә дә алыштыра алмый. Укыдым, укыйм һәм укыячакмын! – дип кистереп әйтә майор.

Резеда кебек шундый тугры укучыларыбыз булганда безнең дә иңнәрдә канатлар үсә. «Подписка өчен телевизор» акциясендә исә һәркем үзен сыный ала. Моның өчен «Татмедиа»ның өчтән дә ким булмаган газета-журналларына язылырга һәм квитанция күчермәләрен юлларга гына кирәк.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Филүзә Хәмидуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса