Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Конституция буенча тавыш бирү башланды

Бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне.

Иртәнге 8 дә Әлмәт шәһәре һәм районында 116 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Алар үз эшчәнлекләрен 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Барлык участокларда да коронавирус йогышы белән зарарлануны булдырмау өчен санитар саклану чаралары күрелгән. Хезмәткәрләр халыкны махсус киемнәрдә, саклагыч битлекләр һәм перчаткаларда кабул итә. Сайлау участоклары урнашкан биналарда социаль дистанцияне саклау өчен тамгалар булдырылган. Бусаганы узу белән тавыш бирүчеләрнең тән температурасы үлчәнә, битлек-перчатка һәм бланкларны тутыру өчен ручка бирелә.


799 нчы сайлау участогы рәисе Дмитрий Скворцов хәбәр иткәнчә, алдан тавыш бирү өчен тәгаенләнгән көннәрдә 1420 кеше үз фикерен белдерергә өлгергән, бу теркәлү урыны буенча участокка беркетелгән гражданнарның гомуми санының 77 % ын тәшкил итә. Аларның 93 е өйдә гариза буенча тавыш биргән.
Үз гражданлык позициясен билгеләгән иң өлкән кеше 1929 елда туган хатын-кыз булып чыга. Сайлаучы буларак, 100 яшьтән өлкән әлмәтле дә мөрәҗәгать иткән, әмма сайлау участогы әгъзалары аның өенә килгәндә ишекне ачучы булмаган. “Без аңа тагын бер тапкыр барып кайтырга вакыт бүләчәкбез. Аның хәле яхшыдыр дип өметләнәбез”, – дип билгеләп үтте Дмитрий Скворцов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса