Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда күпләп күчемсез милек сатып ала башлаганнар

Ил күләмендә льготалы ипотека бирү программасы озынайтылганга, Татарстанда күчемсез милеккә сорау арткан.

Күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгатьләрнең 70%  Росреестрга кагылышлы хезмәтләр тәшкил итә. Ил күләмендә льготалы ипотека бирү программасы озынайтылганга, Татарстанда күчемсез милеккә сорау арткан. Бу хакта Казанда узган брифингта “Татарстан республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк” директоры Ленара Мозаффарова җиткерде.

Сентябрь,октябрь айларында гына мөрәҗәгатьләр саны 515 меңгә җиткән. Күчемсез милекне теркәү 1 урында һәм бу башка регионнар белән чагыштырганда Татарстанда күбрәк. 2015 елда 68 хезмәтнең 82 %  Росресстрга туры килгән булса, хәзерге көндә 254 хезмәтнең 62%  Росресстрга туры килүен хәбәр итте ул.

Республиканың күп функцияле үзәкләре агымдагы елда 4 млн хезмәт күрсәткән һәм аларның  2,5 млн ы Росреестрныкы. Бу елның сентябрь-октябрь айларында көнгә 15-16 мең кеше күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать иткән һәм  аларның 70 % Росреестрга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: күпфункцияле үзәк