Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Җәмгыять

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле тизлектәге җил көтелә.

Бүген Татарстанда көчле җил булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Татарстанда көндез аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән кар явачак, буран көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле тизлектәге җил була. Төнлә һава температурасы -10..-15˚, көндез -8..-13˚ градус. Юлларда бозлавык.  

http://tatar-inform.tatar/