Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан илкүләм проектлар контекстында телгә алыну буенча медиарейтингны җитәкли

Татарстан Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указы контекстында Россия регионнарының телгә алынуы буенча төзелгән медиарейтингны җитәкли.

Әлеге рейтинг «Медиалогия» компаниясе тарафыннан әзерләнгән. 

Анда лидерлар өчлегенә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе дә кергән. 

Татарстан Республикасында агымдагы елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 44 юл объектын ремонтлау планлаштырыла. Милли проектны тормышка ашыру өчен 4,5 млрд сумнан артык акча бирелгән. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә. 

 «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама шәһәрендә 260 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелә башлаган. 

 Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, узган илда Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашырганда бәйге процедураларын үткәрү 234 млн сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек биргән.

Фото:архив/Михаил Захаров

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/28-02-2020/tatarstan-stal-liderom-mediareytinga-po-upominaemosti-v-kontekste-natsproektov-5725883

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса