Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарихчы Дамир Исхаков: «Безнең милли һәм сәяси үзаңыбыз бар»

«Татарлар» тапшыруында татар халкының барлыкка килү тарихы, аның язмышы турында тематик цикл эфирга чыга. Бу атна программасының катнашучылары милләтнең этник бүленеше проблемалары турында фикер алышты.

Сәясәтче Руслан Айсин халкыбызның элек-электән   укымышлы һәм динле булуын билгеләп үтте. «Безнең милли һәм сәяси үзаңыбыз бар. Күп санлы халыкларның да сәяси үзаңы юк. Бу аларның тарихының ярлылыгы турында сөйли», - диде сәясәтче.

Шулай ук Руслан Айсин билгеләп үткәнчә, борынгы заманнарда «цивилизация» термины булмаган,  ул XVIII гасырда гына барлыкка килгән. «Башта дәүләтчелек төшенчәсе һәм соңыннан гына цивилизация барлыкка килде. Димәк, ул безгә салынган», - дип саный сәясәтче.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарларның төрле кабиләләрдән торганын ассызыклады.

Галим билгеләп үткәнчә, Казан, Касыйм, Әстерхан, Кырым, Себер татарларының нигезе уртак, ә ханлыклар атамаларындагы беренче сүз башкала исемен генә аңлаткан. «Аерма бар, әмма тел бердәм. Без шуны аңларга тиеш: безнең халык формалашуда бердәм. Татар теле - бердәм тел, һәм аның диалекталь вариантлары бар»,-  диде тарихчы.

Фото:архив/Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса