Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азнакай районында "Таллы чишмә" чишмәсе ачылды

Быел «Татнефть» компаниясе тарафыннан оештырылучы «Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик торышын саклау һәм суның сыйфатын яхшырту өчен» чишмәләр бәйгесе уздырыла башлауга 25 ел.

Әлеге чишмә Мәлбагыш авылы янында урнашкан һәм «Татнефть» ААҖнең Җәлил җир асты скважиналарын ремонтлау цехы көче белән реконструкцияләнгән.

«Татнефть» компаниясенең җир асты скважиналарын ремонтлау идарәсенең баш инженеры Сергей Любецкий сөйләвенчә, чишмә яны тулаем яңартылган.

Нигезе җимерек, декоратив сыннарга зыянга килгән, буа ләмгә баткан, ә территория сазлыкка әверелгән булган. Нәтиҗәдә, хәзер территория дүрт зур зонага бүленгән. Балаларга монда мәйданчыкта таган атынырга һәм футбол уйнарга да була.


Зур беседкада тантаналы чаралар оештырырга, ә кечкенәсендә кич утырып ял итәргә мөмкин. Шулай ук хәзер биредә эскәмияләр белән уратып алынган учак яны төзекләндерелгән.

«Татнефть» компаниясе лозунгларының берсе – «Без – экология өчен!», ягъни әйләнә-тирә мохит турында кайгырту һәрвакыт кешелекнең төп бурычы булырга тиеш. Без чишмәләрне табигатьтәге мөһим звено дип саныйбыз һәм аларны төзекләндерүдә катнашуыбызга шат", - дип ассызыклады Сергей Любецкий.

Татарстан чишмәләре гаҗәеп су үзлекләренә бәйле матур легендалары белән дан тота. "Таллы чишмә" - искәрмә түгел. Мәлбагыш авылының Мактаулы гражданины, «Татнефть» компаниясенең скважиналарны ремонтлау һәм нефть катламнарының бирүчәнлеген арттыру идарәсе начальнигы Фәнзат Исмәгыйлев бәйрәм кунакларына буыннан-буынга тапшырылучы чишмә тарихын сөйләде.

Ерак заманнарда Мәлбагыш авылыннан Рәбига исемле гүзәл кыз очраклы рәвештә чишмә табып, аннан су эчкән, ди. Су аңа искиткеч тәэсир иткән – ул озак елларга матурлыгын һәм яшьлеген саклап калган. Яшьлек сере турында Рәбиганың дуслары белгән һәм чишмәне төзекләндергән, хәтта өлкән яшьтәге хатын-кызлар да аннан су эчеп, яшәреп киткәннәр икән.

Әмма вакыт узган саен, чишмә акрынлап онытылган... Тик бервакыт авыл халкы яңадан чишмәне табып, уртак көч белән аны тәртипкә китергән. Чишмә ярында тал агачы үсүен күреп, аны «Таллы чишмә» дип атаганнар.

Яңа ял итү зонасыннан символик ачкычны Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Эльмира Әхтәмовага тапшырдылар. Ул «Татнефть» компаниясенә чишмәләрне төзекләндергән өчен рәхмәт белдерде. Эльмира Әбүзаровна шулай ук халык «Таллы Чишмә»нең матурлыгын бәяләр, биредә әйләнә-тирә мохиткә, яңа корылмаларга зыян китермәсләр, һәм барысын да сакларлар дигән ышанычын белдерде.

Бәяләү комиссиясе әгъзасы, «Татнефть» компаниясенең әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология идарәсе белгече Неля Галиуллина хәбәр иткәнчә, «Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик торышын саклау һәм су сыйфатын яхшырту өчен» чишмәләр конкурсына йомгак октябрь ахырында ясалачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса